tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале катнашучылары бию һәм нәфис сүз осталыгын күрсәтәчәк
Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале катнашучылары бию һәм нәфис сүз осталыгын күрсәтәчәк

Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале катнашучылары бию һәм нәфис сүз осталыгын күрсәтәчәк

7 февраль көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Гәүһәр» фестивалендә бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. Чарада остазлар да катнашачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты катнашучылары профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләр татар телендә узды. Проектның максаты – татар телен һәм татар биюен популярлаштыру, яшь буынга милли бию хәрәкәтләре нигезендә яткан фикерне җиткерү.

«Сөйлә» проекты барышында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде. Биредә укучылар әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәнде. «Сөйлә»нең максатлары – нәфис сүз жанрын популярлаштыру, сәхнә теле осталыгына өйрәтү.

Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь-декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*