tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген кызлар өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе ачылды
Бүген кызлар өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе ачылды

Бүген кызлар өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе ачылды

Бүген, раҗәб аеның 10 нчы көнендә (1 февральдә), Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде. Алар бүген иртәдән Нәзарәттә теркәлү узды, катнашучы бейджигы алды, 5 февральгә кадәр 5 көн дәвамында узачак форум программасы, төп кагыйдәләр белән танышты һәм форум узачак урынга – Казан янындагы “Заречье” үзәгенә кузгалды.

Форумда катнашучы мөслимәләр Татарстанның – Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы; Россиянең Мәскәү, Курск, Иваново, Чабаксар, Сызрань, Ижевск, Оренбург, Уфа, Чиләбе шәһәрләреннән, Башкортостан, Ханты-Манси автономлы округы төбәкләреннән һәм Беларусьтан җыелган.

Форум – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Быел ул “Эшлә!” шигаре астында уза.

Форум яңа форматта уза. Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Soft-skills буенча 5 көнлек тренинг көтә, ул тормышның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган конкрет белемнәр һәм мөмкинлекләрне үстерәчәк. Форум барышында егетләр һәм кызлар план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерәчәк. Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Шунысы игътибарга лаек, сүз эшне планлаштыру турында гына түгел, гыйбадәт кылу, шәхси тормыш, ялны планлаштыру турында да барачак.
Форумда катнашучылар шулай ук дини белем алачак, мастер-классларда, TED һәм диспутларда, квестларда катнашачак, кинозалда һәм китап клубында булачак. Спикерлар – остаз, журналист Равия Умм Ләйлә, “Отличность” маркетинг үзәгенә нигез салучы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Диләрә Фәтхуллина, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры Әлфия Җаббарова, маркетолог, стратегик маркетинг буенча белгеч Лилия Ильясова, Digital-тренер, белем бирүне цифрлаштыру буенча белгеч Нурия Гаязова һ.б.

Ел саен үткәрелә торган кышкы форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Ир-егетләр өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе 25-29 гыйнвар көннәрендә Казан янындагы “Заречье” үзәгендә эшләде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*