tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү буенча остаханәләр узды
“Нур”  театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү буенча остаханәләр узды

“Нур” театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү буенча остаханәләр узды

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар мәктәп-студиясендә икенче ел татар
төркеме эшләп килә. Педагоглар, балаларга сәхнә серләрен чишүдән тыш, аларны
милләтнең лаеклы ул-кызлары итеп үстерү өстендә дә зур эш алып бара.
Студиячеләр төрле чараларда катнашып, милли гореф-гадәтләр белән таныша. Аерым
алганда, шушы көннәрдә студиянең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар һәм
аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресләре
узды.

Милли баш киемен тегү серләре белән Башкортстан татар хатын-кызларының
“Сәхибҗамал” оешмасы  вәкиле Рима Әминова уртаклашты. Кичәләр дәвамында
баянчы, җырчы һәм композитор Салават Әхсәнов җыелучыларны милли көйләр белән
сөендерде. Осталык дәресләрендә катнашучылар, тегү эшләреннән тыш, җырладылар
һәм биеп тә алдылар. Өйләренә әзер калфак-түбәтәйләр белән кайтып киттеләр.
Чараны оештыручы – студия педагогы Айгөл Юлъякшина. Мондый файдалы дәресләрне театрда арытаба да оештырырга ниятләп торалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*