tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты узды
Казанда “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты узды

Казанда “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты узды

Бүген, 29 нчы апрель көнне, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале үзенең юбилеен бәйрәм итте. Быел ул 10 нчы тапкыр уза. Гала-концертта чыгыш ясаучы лауреатларны һәм тамашчыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм фестивальнең 10 -еллыгы белән котлады.

“Бүгенге көндә, яшәешебезнең төрле өлкәләре, шул исәптән музыка сәнгате дә яңарыш кичергән дәвердә, “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале милли моңнарыбызны саклауда мөһим роль уйный. “Идел” фестивале тугандаш булган Татарстанда һәм Башкортстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә сәләтле яшьләрне олы сәхнәгә чыгарып, аларның осталыкларын камилләштерергә ярдәм итүче бәйге, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

 

Шулай ук, фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.

Башкарма комитеты җитәкчесе әлеге фестиваль проектының авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Бадамшинага Васил Шәйхразыев исеменнән котлау хаты тапшырды. Шулай ук, фестивальне оештыруда булышлык күрсәтүчеләр Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла. Конкурс махсус музыка белеме булган профессиональ башкаручылар (музыкаль мәктәп, училище, югары уку йортлары), урта белем бирү уку йортлары һәм югары уку йортларының вокал бүлекләре студентлары, шулай ук вокал һәм вокал-инструменталь ансамбльләр арасында үткәрелә. Катнашучыларның яше 16 яшьтән 35 яшькә кадәр. Лауреат исеменә лаек булу өчен катнашучылар “Татар халык җыры”, “Башкорт халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Башкорт эстрада җыры”, “Татар эстрада җыры” һ.б. номинацияләрдә көч сынаша.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*