tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «I’MAN» ир-атлар проекты үзенең өченче сезонын башлый
Казанда «I’MAN» ир-атлар проекты үзенең өченче сезонын башлый

Казанда «I’MAN» ир-атлар проекты үзенең өченче сезонын башлый

16 сентябрьдә Казанда ир-атлар өчен «I’MAN» проектының яңа сезоны башлана. Өченче сезонның беренче очрашуы Казанның Галиев мәчетендә узачак. Күпсанлы сораулар буенча беренче дәресне Нәзарәтнең дәгъват мәсьәләләре бүлеге баш белгече, Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев “Мөэминнәрнең сыйфатлары” темасына багышлаячак. Алга таба очрашуда катнашучыларны иман, әдәп-әхлак, Исламда кардәшлек һ.б. мәсьәләләренә багышланган дәресләр көтә. Тулырак мәгълүматны Инстаграмда @muslimmol аккаунтыннан алырга мөмкин.

Искәртеп үтик, ел дәвамында «I’MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар, спорт күнекмәләре һәм лекцияләр уздырылачак. Очрашулар Казанның Галиев мәчетендә бара. Күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышны җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәте турындагы белемнәрне арттыру, чын мөселманга хас әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләнәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*