tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Иман” үзәгендә Галимҗан Барудиның хәдисләр китабы тәкъдим ителәчәк
Казанда “Иман” үзәгендә Галимҗан Барудиның хәдисләр китабы тәкъдим ителәчәк

Казанда “Иман” үзәгендә Галимҗан Барудиның хәдисләр китабы тәкъдим ителәчәк

17нче декабрь көнне Казанның Апанай мәчетендә “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге оешуның 3 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге чара кысаларында танылган татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап” дип аталган китабы тәкъдим ителәчәк. Китап гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителде. Кайбер хәдисләргә аңлатмалар да бирелде. Кичәне Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы оештыра.

Көн тәртибендә кунакларны “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге эшчәнлеге белән таныштыру, Галимҗан Барудиның мирасы турында галимнәрнең һәм тикшерүчеләрнең чыгышлары, Апанай мәдрәсәсендә укучыларга сертификатлар тапшыру, “Апанай апайлары” төркеменең иҗади чыгышлары көтелә.

Фәнни җыен эшендә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, тарихчылар Энгель һәм Индус Таһировлар, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Шамил” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, ТР Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Казан Башкарма комитеты Аппаратының  иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлек алып бару бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров һ.б. сәламләячәк.

Әлеге чара 17нче декабрьдә 09.30 сәгатьтә Апанай мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 29) башланачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*