tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үз эшен башлады
Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үз эшен башлады

Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үз эшен башлады

Бүген ТР Фәннәр Академиясе бинасында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев сәламләде.

“Татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәте бүгенге көндә аерым катламга әверелде, ул тулы бер хәрәкәт булып, елдан-ел көчәя, камилләшә бара, аның географиясе дә киңәя. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татарлыгын саклау эшендә без Татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәтенә таянып эшлибез, бу эштә аның әһәмияте бик зур.

Быелгы җыенда Россия Федерациясенең 39 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан кече бизнес, фермер һәм шәхси хуҗалыкларының 500 артык вәкиле катнашыр дип көтелә”, – диде Шәйхразыев.

Спикер шулай ук IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының 3 көнлек программасы белән таныштырды.

Көннең икенче яртысында эшмәкәрләр 5 төркемгә бүленеп дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәк. Кичен  алар Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Татарлар” газетасының 10 еллыгына багышланган тантаналы чара карый алачаклар. Юбилей кичәсе 19:00 сәгатьтә башлана.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*