tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак
Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак

Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак

Быел ноябрьнең беренче көнендә татар халкының сөекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Сара Садыйкова 107 ел тула. Һәм инде җиде ел Казанның Киров районында урнашкан дүртенче татар гимназиясендә “Калфаклы сандугач” дигән Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм инструменталь музыка VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрә. Аның оештыру комитетына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та керә.

31 октябрьдә үтәчәк бәйгене җырчылар, музыкантлар, педагоглар Зилә Сөнгатуллина, Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова һәм башкалар кергән мәртәбәле жюри бәяләячәк. Конкурсның мактаулы рәисе – Татарстан Республикасы композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*