tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Корбан гаетендә корбан чалу өчен 15 урын әзерләнгән
Казанда Корбан гаетендә корбан чалу өчен 15 урын әзерләнгән

Казанда Корбан гаетендә корбан чалу өчен 15 урын әзерләнгән

31-нче июльдә мөселманнар төп бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вагазьләре 3.45 сәгатьтә башлана. Гает намазы вакыты 4.15 сәгатькә билгеләнгән. 4.30 сәгатьтән мөселманнар корбан чалуга керешә алачак. Йоланы махсус билгеләнгән 15 урында өч көн дәвамында үтәргә мөмкин булачак.

Авиатөзелеш районы:  «Салихҗан» мәчете, Бестужев ур., 66а, тел. +7(843)513-66-50; «Фатиха» мәчете, Рихард Зорге ур., 2а, (Кадыш бистәсе), тел. +7 (927)245-66-72.

Вахитов районы:  «Әл-Мәрҗани» мәчете, Каюм Насыйри ур., 17, тел. +7(843)293-36-86; «Апанай» мәчете Каюм Насыйри ур., 27, тел. +7(843)293-42-92.

Киров районы:  «Рамазан» мәчете Окольная ур., 25б, тел. +7(843)260-03-13, «Мәүлид» мәчете, Селянская ур., 23 (Залесный бистәсе); «Рәҗап» мәчете, Энгельс ур., 20.

Мәскәү районы:  «Сөләйман» мәчете, Ютазы ур., 8а, 1-нче корпус, тел. +7(843)512-03-77.

Яңа Савин районы:  «Казан Нуры» мәчете, Фатыйх Әмирхан проспекты, 3, тел. +7(843)523-16-55, +7(843)523-14-95.

Идел буе районы:«Гадел» мәчете, Оренбург проезды, 193, тел. +7(843)269-50-37; «Ризван» мәчете, Хөсәен Мәүлетов ур., 48а, тел. +7(843)224-38-47; «Тынычлык» мәчете, Мелитополь ур., 15 (Мирный бистәсе), тел. +7(843)266-34-04; Бертуган Петряевлар урамы буенча урнашкан комплекс.

Совет районы:  «Коддус» мәчете, Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер бистәсе), тел. +7(937)776-07-74; «Иман Нуры» мәчете, Дорожная урамы, 32а (Нагорный бистәсе), тел. +7(919)691-19-81.

Корбан бәйрәме көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга корбан итен өләшәчәк. Оешма шулай ук корбан чалу өчен гаризалар кабул итә. Теләге булган һәркем бәрән сатып ала һәм аз керемле, ятим, инвалид, авыр хәлгә тарыган кешеләргә ит тапшыра ала. Моннан тыш, фондта корбан чалу процедурасы буенча белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин. Элемтә өчен телефон номеры +7 (843)225-33-22, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, быел Корбан бәйрәме ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп узачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*