tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Милли киемле ханым» республика хатын-кызлар конференциясе узды
Казанда «Милли киемле ханым» республика хатын-кызлар конференциясе узды

Казанда «Милли киемле ханым» республика хатын-кызлар конференциясе узды

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 18-нче көнендә (12-нче февральдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Милли киемле ханым» дип исемләнгән республикакүләм хатын-кызлар конференциясе узды. Чара Татарстан мөселманнары образында киемнең милли стилен популярлаштыру максатыннан, Татарстанда игълан ителгән Туган тел елы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үтте. Конференциядә мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, КФУ һәм РИИ доценты Резеда Сафиуллина һәм башкалар катнашты. Барлыгы – Татарстанның барлык почмакларыннан мөселман өммәтенең гүзәл затларыннан торган йөздән артык вәкиле җыелды.

Күркәм гадәт буенча, чара Коръән уку белән башланып китте. Кәлам Шәриф аятьләрен Коръән-хафиз, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин укыды. Аннары сүз мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары, Кол Шәриф мәчете Илфар хәзрәт Хәсәновка бирелде. Үз чыгышында ул әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте:

– Милли кием ул – безнең бизәгебез, йөзек кашы. Милли киемнәрне саклау, аны заман агымын исәпкә алып камилләштерү кебек мөһим темаларны күтәргәне өчен Наилә ханымга рәхмәт әйтәсе килә. Хөрмәтле хатын-кызлар, сез безнең динебезнең һәм милләтебезнең бизәге булып торасыз. Киләчәк буыннар өчен һәрвакыт үрнәк булыгыз, югары әхлаклылык һәм әдәп үрнәге булып калыгыз.

Аннары ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул кунакларны чараның программасы белән таныштырды, шулай ук республикада татар милли киеме белән бәйле мәсьәләләр буенча эшче төркем булдыру тәкъдимнәрен җиткерде.

Алга таба конференция эше кысаларында делегатлар татар халкының мәдәни кыйммәтләрен торгызу, хәзерге заман шартларында татар милли киемнәрен популярлаштыру турында докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясадылар, шулай ук кунакларны кул эшләнмәләренең виртуаль модельләре белән таныштырдылар. Мәсәлән, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова “Татар тарихында милли кием” дигән темага чыгыш ясады, җәмәгать эшлеклесе Сәидә абыстай Аппакова балаларны тәрбияләү һәм гаиләләрне таркалудан саклау мәсьәләләрен күтәрде, РИИ һәм КФУ доценты Резеда Сафиуллина татар милли киеме турында сөйләде, Фәния абыстай Җәләлиева (“Гадел” мәчете) традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында чыгыш ясады.

Программаның икенче өлешендә абыстайлар, ханымнар һәм туташлар өчен дизайнерлар хәзерге татар милли мөселман костюмы үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Дизайнер Эллара Шәйхи көндәлек һәм бәйрәм чарасы өчен 5 төрле образ тәкъдим итте. Алга таба авыллардан һәм шәһәрләрдән килгән абыстайлар кунакларга үз образларын тәкъдим иттеләр. Тегү эшләренең иң яшь мастерына – 12 яшьлек Айзилә Кузьминага аерым игътибар бирелде. Ул, тегү машинасында эшләргә өйрәнеп, берничә ел дәвамында курчак күлмәкләре тегү белән шөгыльләнә, ә быел үзенә беренче калфаклар теккән.

Моннан тыш, чарада төрле мастер-класслар үткәрелде: заманча көндәлек хатын-кызлар образын булдыру, милли кондитер эшләнмәләре, милли бизәнү әйберләре һ.б.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*