tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

28 февральдә, Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның икенче уены үткәрелде. Чираттагы акыл көрәшендә 23 команда һәм жюри әгъзалары катнашты.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

130 дан артык уенчы ике сәгатьтән артык чишкән сорауларга килгәндә, алар сәяхәт итү һәм чәчәкләргә багышланды, киң фикер йөртүне, тапкырлыкны таләп итте. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

2022-2023 нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы узачак. Оештыручылар Рамазан ае алдыннан – 2023 елның 21 мартында – изге айга багышланган уен уздыра. Ә дүртенче уен 2023 елның 27 апрелендә көтелә. Бу сезон нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.

2023 елның 18-19 май көннәрендә “КазанЭкспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумы программасы кысаларында кунаклар өчен тагын 2 уен көтелә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*