tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үтте
Мөслимдә хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үтте

Мөслимдә хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үтте

26нчы февральдә Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар арасында 6нчы тапкыр “Әйтер сүзем бар сезгә” дип исемләнгән вәгазь бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада Ютазы, Чирмешән, Сарман, Әлмәт, Мөслим районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән катнашучылар вәгазь сөйләү осталыгы буенча көчләрен сынады. Бәйгедә барлыгы 21 хатын-кыз өч номинация буенча катнашты. Аларның һәрберсе рухи байлыкны мәгънәле итеп олысына-кечесенә җиткерә белде. Җюрида язучы Рәйсә Фәйзуллина, Әлмәт шәһәре мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, Мөслимнең хөрмәтле остазы, күп еллар ислам дәресләре укытучысы Әминә Хәкимова эшләде. Конкурста чыгыш ясаучылар белемнәрен ныгытып, күңелен баетып кайтып китте. Мөслим мөхтәсибәте вәгазь бәйгесен оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерә. Бәйге барышын карарга 60лап кеше килде.

Җиңүчеләр түбәндәгечә:

45 яшьтән зуррак ханымнар:

1.Шәмдинова Рәүфә

2.Мөхәммәтҗанова Лотфия

3.Бикбова Сәрия

20-45 яшьтәге хатын-кызлар:

1.Дебердеева Әминә, Хафаева Эльмира

2.Заһидуллина Фатыйма

3.Файзырова Фәридә

14-19 яшьлек кызлар:

1.Бадретдинова Мәликә

2.Исламова Исламия

3.Мәрданова Камилә

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*