tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр
Теләче районында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр

Теләче районында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды.

Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә билгеләделәр: «Иң матур торт», «Камыр ризыклары», «Бәйрәм бәлеше», «Балык ризыгы» номинациясе, «Иң матур салат» номинациясе, «Җиләк-җимештән матурлык», «Заманча креатив ризык».

Җиңүчеләр исемлеге

16 яшькә кадәр:

1 урын – Саминә Тимербаева, 6 яшь.
2 урын – Ралинә Хуҗина, 12 яшь.
3 урын – Динә Ибраева, 14 яшь .
17-25 яшь:

1 урын – Румия һәм Айзилә Кәримовлар;
2 урын – Гөлназ Минһаҗева;
3 урын – Галина Петрова.
37 яшьтән югары:

1 урын – Фаягөл Котдусова;
2 урын – Әнисә Миңнебаева, Лилия Исхакова, Люция Сәхәбиева;
3 урын – Роза Шәйхетдинова.
Иң өлкән катнашучы дипломы – Сәрия Галимова (67 яшь).
Иң яшь катнашучы дипломы – Алисә Нәгыймова (6 яшь).
Җиңүче дипломнары:

Гөлчәчәк Гыйниятуллина;
Гүзәлия Рахматуллина;
Наилә Миңнебаева;
Гөлназ Солтанова;
Илзирә Гайнетдинова;
Миләүшә Хәлиуллина;
Ләйсән Гыйниятова.
Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин халыкны район башлыгы, администрациясе исеменнән сәламләде.

«Юныс Әхмәтҗанов – бөек шәхес. Районыбыздан чыккан төрле һөнәр ияләре белән горурланабыз. Конкурс дәвамлы булсын иде дип телим. Катнашучыларга рәхмәт. Юныс абый белән горурланырга кирәк», – диде ул.

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин әйтүенчә, бәйгегә һәр кеше тырышып әзерләнгән. «Өйгә кайткач пешереп карау теләге туды», – ди ул.

Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә Давыдова катнашучыларны «уңган-булганнар» дип бәяләде. «Таң калдым. Искиткеч һәм барысы да дөрес эшләнелгән. Аеруча ураманы билгеләп үтәр идем. Франциядә аш-су бәйгесендә әлеге төр ризыкка беренче урын бирерләр иде», – диде ул.

Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина үзен Юныс Әхмәтҗановның укучысы дип санавын әйтте. «Татар халкының әдәбияты, сәнгате, моңы һәм туклану культурасы бар. Юныс абый аны дөнья күләмендә күтәрүче иде. Мондый бәйгеләр булса, халык ашлары югалмас», – диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Нурания Җамали Юныс Әхмәтҗанов китабы буенча пешерергә өйрәнгәнен әйтеп үтте.

«Бу чын күңелдән эшләнгән кичә. Шуның белән кадерле дә. Юныс абый: «Аш-су остасы башлы булырга тиеш, аның хәтере булырга тиеш. Чөнки ул берьюлы берничә ризык әзерли. Артист кебек хәрәкәтчән, табиб кебек саф, рәссам кебек зәвыклы булырга тиеш», дигән», – диде ул.

Эшләрне бәяләгәндә авторның сәнгать таланты, эшне башкаруга сарыф ителгән вакыт, идеянең үзенчәлеге, традицион алымнарны һәм Юныс Әхмәтҗанов рецептларын кулланып әзерләү, милли атрибутика белән бизәлеш һ.б. критерийлар исәпкә алынды.

Бәйгенең максаты – татар мәдәниятен, йола-гадәтләрен, ашларын, милли ризыкларны пешерүдәге җирле үзенчәлекләрне саклау, бәйрәм ризыкларының оригиналь рецептларын ачыклау һәм саклау, пешерүгә кызыксынуны арттыру. Бәйгедә теләге булган һәркем катнашты. Катнашучыларның яше чикләнмәде.
Фестивальне «Татмедиа» АҖның «Теләче информ» филиалы, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе, “Ак калфак” бүлекчәсе, Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты оештырды.
Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин барлык кунакларга рәхмәт әйтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*