tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Рабигыль-ахыр аеның 20нче көнендә (25нче ноябрьдә), Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен эшли башлаган яңа проект – «MuslimQuiz»ның 3нче уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 19 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. Уен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын һәм чикләүләрен саклап үткәрелде.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

Уенчылар ике сәгатьтән артык баш ваткан сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, фотолардан танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

2021-2022нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак. Киләсе – чират буенча дүртенче уен 23нче декабрьдә узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*