tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Ренат Харис либреттосы буенча күренекле архимандрит турында балет спектакле чыга
Казанда Ренат Харис либреттосы буенча күренекле архимандрит турында балет спектакле чыга

Казанда Ренат Харис либреттосы буенча күренекле архимандрит турында балет спектакле чыга

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Ренат Харис либреттосы буенча Резеда Әхиярова музыкасына яңа спектакль чыгара. Балет спектакленең төп герое – Казан губерниясе территориясендә туган чуаш милләтле күренекле архимандрит Иаканф Бичурин.

Премьера 26, 27 сентябрьгә билгеләнгән.

Куючы балетмейстер – Александр Полубенцев. Куелышның музыкаль җитәкчесе – Айрат Кашаев. Куючы рәссам – Вячеслав Окунев.

Спектакльнең үзәгендә XIX гасыр башында яшәгән күренекле шәрыкъ галиме һәм сәяхәтчесе архимандрита Иакинф (Никита) Бичурин язмышы ята. Вакыйгалар Казанда, Пекинда, Санкт-Петербургта бара.

Театр сайтында билгеләп үтелгәнчә, Иакинф (Никита) Бичурин (1777-1853) Казан губерниясе территориясендә, чуаш-рус гаиләсендә туган. Казанда дини академия тәмамлаган, 1808-1821 елларда дини миссия белән Пекинда яшәгән. Бичуринны Россия синологиясенә нигез салучы дип атыйлар, Европа күләмендә танылу алган беренче кытай белгече. 1828 елда Санкт-Петербург Император фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

  • Никита Бичурин туып үскән Акулево (Типнер) авылы хәзер Чувашия Республикасының Чабаксар районына карый.
  • Быел «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә Чуваш академтеатры Никита Бичурин язмышына багышланган «Эп сÿннĕ чух – эс çун» драмасын алып килгән иде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*