tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды
Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды

Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды

16 апрель көнне Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды. Тантаналы ачыш Губдулла Тукай Әдәби музеенда узды. Семинарны Бөтендөнья татар конгресы белән берлектә «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» оештырды.

Сабантуй бәйрәмен оештыру буенча махсус семинар ел саен уза. Быел анда катнашучыларның географиясе тагы да киңрәк. Курсларга Россиянең 23 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 милләттәшебез килде. Алар арасында Владимир, Волгоград, Иркутск, Калининград, Кемерово, Киров, Красноярск, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Сведловск, Томск, Ульян, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия, Якутия, Мари Эл, Төньяк Осетия республикалары бар. Шулай ук Казахстан һәм Төркиядән дә милләттәшләребез катнаша.

Татар халкының милли бәйрәмен оештыру, уздыру буенча лекцияләрдән тыш, чарада катнашучылар 19 апрель көнне Татарстанның Әтнә районына да барачак. Монда алар белән районда Сабан туен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

Семинар 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*