tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым-татар активистлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым-татар активистлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым-татар активистлары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Биредә ул Кырым-татар активистлары белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Кырым Республикасы мөфти урынбасарлары Асадулла Баиров, Эмир-Асан Умеров, Кырым Республикасының спорт министры урынбасары Шериф Османов, Симферополь шәһәре Советы депутаты Длявер Кайданов, җәмәгать эшлеклесе Тимур Шабутов, адвокат Җәмил Темишев, Кырым Республикасы министры киңәшчесе Решат Махкамов, эшмәкәр Айдер Хайбуллаев катнашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Кырым Республикасына эш сәфәре программасы белән таныштырды. Шулай ук Милли Шура рәисе быел Рамазан аенда ифтарларның Россия төбәкләрендә актив үткәрелүе турында сөйләде.

Тугандаш халык вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессының тәҗрибәсен өйрәнү, проектларын үрнәк итеп алу теләкләрен җиткерде, кырым татар халкының үсеш стратегиясен булдыру өстендә эш алып баруларын аңлатты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*