tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуй: тимер батыр, милли утарлар һәм мичтә пешкән ризыклар
Казанда Сабантуй: тимер батыр, милли утарлар һәм мичтә пешкән ризыклар

Казанда Сабантуй: тимер батыр, милли утарлар һәм мичтә пешкән ризыклар

Бүген Казанда татар халкының төп милли бәйрәме – Сабантуй билгеләп үтелә. Мирный һәм Дәрвишләр поселокларының каенлыкларында, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында Казан халкы һәм кунаклары татар ашларын татып карый, татар халкының милли уеннарында һәм бәйгеләрендә катнаша, матур концерт программасын карый, ә республика районнары һәм шәһәрләре утарларында татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныша.

Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм башкалар карады.

Рөстәм Миңнеханов: «Казан республика файдасына күп эш башкара»

Башкала халкын һәм кунакларын бәйрәм белән Татарстан Президенты котлады. «Бүген без Татарстанда Сабантуйларны төгәллибез, әмма ул тагын илнең 58 төбәгендә һәм 35 дәүләттә узачак. Бу татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек», – диде ул. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Сабантуйда Татарстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләре тәкъдим ителгән, алар Казан халкына һәм кунакларына үз продукциясен күрсәтергә килгән. «Без бүген үз утарларын тәкъдим итүчеләргә һәм аларны карарга килгән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Казан Мэрына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты аңа бәйрәмне югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. «Казан республика файдасына күпне эшли», – дип ассызыклады ул.

Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Сабантуйның кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган бәйрәм булуын искә төшерде. «Казандагы бәйрәм чаралары сабан туйлары рәтен төгәлли, шуңа күрә республика хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп, яхшы уңыш телим. Республикабыз һәм аның башкаласы сезнең ярдәм белән көннән-көн яхшыра, моның өчен баш иябез», – диде шәһәр башлыгы.

Киләсе елда федераль Сабантуй Кузбасста узачак. Быел Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев, тәҗрибә уртаклашу өчен, Татарстанда узган бәйрәмдә катнашты. «Сабантуй – бөтен ил һәм хәтта чит илләрне колачлаучы искиткеч бәйрәм. Елдан-ел аның масштаблары арта бара. Сабантуйны бәйрәм итүгә соклану белән карыйм – бу якты, мавыктыргыч һәм күңелле вакыйга. Аның зур уңышы да шунда», – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга С.Цивилев.

Мирный поселогындагы Каенлыкта Татарстан районнары тарафыннан оештырылган 11 утар эшли

Көн дәвамында бәйрәм кунакларын тимер батыр – робот каршы ала, ул барысын да Сабантуй белән котлый һәм милли утарлар урнашкан аллея буйлап йөрергә чакыра.

Мирный мәйданчыгында башкала халкы һәм кунаклары өчен 11 милли утар эшли. Каенлыктагы аллея башында Арча районы утары урнашкан. Аның һөнәрчеләре Казанга калфаклар, түбәтәйләр һәм тамбур чигүле чүәкләр алып килгәннәр. «Элек-электән тегү һәм чигү Арча һөнәрчелеге дип саналган, шуңа күрә безнең оста куллылар Сабантуйда нәкъ менә шушы эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр», – дип сөйләде Арча районында яшәүче Эльмира Вафина. Моннан тыш, Арча утары биредә шәһәр нигезен символлаштыручы ныгытма фрагменты булуы белән дә кызыклы. Арча шәһәр-ныгытма буларак билгеле, шуңа күрә без бу элементны үзебездә тәкъдим иттек», – дип аңлатты Э.Вафина. Аның сүзләренә караганда, хуҗалык башкалардан монда чын мич булуы белән дә аерылып тора, анда коймак пешерәләр һәм бәйрәм кунакларын сыйлыйлар.

Милли утарлар аллеясын Менделеевск районы мәйданчыгы тәмамлый, ул Сабантуйда беренче тапкыр катнаша. Биредә шулай ук район горурланган һәм дан тоткан әйберләр күрсәтелгән. Мәйдан сәүдәгәрләр шәһәре стилендә ясалган, ә кунаклар һәм Казан халкын химик Дмитрий Менделеев һәм завод хуҗасы Петр Ушков булып гримланган актерлар каршы ала – алар ук утар буйлап экскурсия үткәрә һәм Ушков имениесен гәүдәләндергән йортларның берсен күрсәтә. Бу атаклы шәхесләр очраклы сайланмаган. Менделеевск утарын оештыручы Д.Менделеевның Ушков белән очрашуы – районда горурланырлык тарихи факт, дип сөйләде. Моннан тыш, мәйданчык йорт хайваннары һәм кош-кортлары – бозаулар, сарыклар, кәҗәләр, тавыклар һәм әтәчләр тәкъдим ителү белән кызыклы, балалар аларны ашлык һәм печән белән сыйлый алды.

Барлык утарларда да республиканың артистлары һәм иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясый.

Сабантуй – традицион гаилә бәйрәме, аны бөтен буыннар бергә билгеләп үтә. «Минем өчен Сабантуйга килү тарихи ватаны Татарстан булган әти-әниемә хөрмәт күрсәтүне аңлата. Билгеле бер сәбәпләр аркасында алар монда яши алмадылар, һәм аларның монда республиканың башка халкы белән бергә бәйрәм итә алмаулары кызганыч», – дип сөйләде бәйрәм кунагы Альбина Вахаулова, ул Казанга Санкт-Петербургтан килгән һәм Сабантуйда булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган.

Сабантуйның төп мәйданчыгында 98 батыр квадроцикл һәм тәкә өчен көрәшәчәк

Бәйрәмдә үз продукциясен бөтен Татарстаннан үзмәшгульләр дә тәкъдим итте. «Без Сабантуйга беренче тапкыр килдек, иртә таңнан ук урнаштык, – дип билгеләп үтте үзмәшгуль Елена Ванчурина. – Монда безгә барысы да яңалык һәм кызыклы, башка осталарның нәрсә тәкъдим итүләрен карыйсы килә, әмма әлегә эш урыныннан аерылу мөмкинлеге юк – күпләр килеп, продукция белән кызыксыналар».

Район утарларында барган концерт программасы белән беррәттән, төп мәйданда меңгә якын артист чыгыш ясый: республиканың бию һәм вокал коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар. Концертның мавыктыргыч өлеше театральләштерелгән пролог булды, ул быел борынгы татар гореф-гадәте – «аулак өй»гә багышланган иде. Ул тәмамланганнан соң концерт күңелле спорт ярышлары белән үрелеп дәвам итте. Шулай итеп, һәр мәйданчыкта көрәш буенча ярышларда иң көчле батырны билгелиләр. Ярышларга 253 спортчы чыкты, шуларның 98 е Мирныйда квадроцикл һәм тәкә өчен көрәшә.

Сабан туеның яшь кунаклары да ярышларда катнаша алды. Алар өчен конкурслар һәм уеннар милли утарларда оештырылды. Балалар эстафеталарда көч сынашкан, капчык киеп сикергән һәм мендәр белән сугышкан арада, өлкәннәр үзләрен традицион һөнәрчелек һәм халык кәсепләре буенча мастер-классларда сынап карадылар. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары «КАМАЗ-мастер» командасы тарихы – ралли узышында җиңүчеләр турында белә һәм аларның символикасы төшерелгән сувенир продукция сатып ала алдылар.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казан ипподромында Сабантуй уңаеннан ат чабышлары үтте, барлыгы 14 заезд узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*