tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта узган Сабантуй татар һәм башкорт мәдәни үзәкләренең 30 еллыгына багышланды
Ташкентта узган Сабантуй татар һәм башкорт мәдәни үзәкләренең 30 еллыгына багышланды

Ташкентта узган Сабантуй татар һәм башкорт мәдәни үзәкләренең 30 еллыгына багышланды

Ташкент шәһәрендә Мирзо Улугбек исемендәге Үзәк паркта Сабан туе узды. Быел бәйрәм Үзбәкстанда татар һәм башкорт мәдәни үзәкләре оешуга 30 ел тулуга багышланган иде, дип хәбәр итә Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте.

Үзбәкстандагы диаспораларның иң яхшы вәкилләренә Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре исеменнән медальләр, мактау билгеләре, дипломнар һәм грамоталар тапшырылды.

Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларын бәйрәм белән котлады һәм ул «бу бәйрәмдә традицион чаралар, ярышлар, уеннар, сыйлар бөтен Ташкентның, бөтен Үзбәкстанның күркенә әверелүенә бик шатбыз, – диде. – Сабантуй бөтен ил буенча барды һәм безнең бу бәйрәмне оештыруда катнашуыбыз куанычлы».

Ул Үзбәкстан, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләренә бәйрәмне әзерләүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Алда эшләр күп, әмма бүген әйдәгез, ял итик, шатланыйк һәм яңа көчләр туплыйк», – диде Россия дипломаты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*