tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Сабантуен уздыру технологияләре һәм методикасы буенча семинар”да белем алучыларга сертификатлар тапшырдылар
Казанда “Сабантуен уздыру технологияләре һәм методикасы буенча семинар”да белем алучыларга сертификатлар тапшырдылар

Казанда “Сабантуен уздыру технологияләре һәм методикасы буенча семинар”да белем алучыларга сертификатлар тапшырдылар

Агымдагы елның 26-29 нчы апрель көннәрендә Татарстанда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны уздыру технологияләре һәм методикасы буенча семинар-практикум узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, шулай ук Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге бергәләп оештыра. 3 көнлек интенсив курсларда күп гасырлык тарихы булган бәйрәмнең үзенчәлекләре, чараны оештыру алымнары белән таныштыручы лекцияләр, мастер-класслар узды.

Семинарда Россиянең 27 төбәгенән 50 кеше белемен күтәрде. Алар арасында Бельгиядән дә милләттәшебез булды. 26 нчы апрельдә делегатлар республикабызның Арча районына сәфәр кылды. Тукайның туган ягы Кырлайга барып, андагы мәдәният йортында “Сабан туе – хезмәт туе” дип исемләнгән мастер-класста катнашты.

28 нче апрельдә исә семинарда катнашучылар Апас районына барып, апаслыларның Сабантуен уздыру буенча тәҗрибәсен өйрәнеп кайтты. Бүген Казанның яңа ачылган Милли китапханә бинасында семинарның рәсми ябылу тантанасы узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, сертификатлар тапшырды. Һәр катнашучыга методик кулланма да бирелде.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*