Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бакый Урманченың Шүрәле турындагы унбер рәсеме беренче тапкыр күрсәтелде
Казанда Бакый Урманченың Шүрәле турындагы унбер рәсеме беренче тапкыр күрсәтелде

Казанда Бакый Урманченың Шүрәле турындагы унбер рәсеме беренче тапкыр күрсәтелде

Бүген «Тукай мәйданы» метро станциясендә рәссам Бакый Урманченың татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча ясалган «Тукайның тылсымлы урманы» күргәзмәсе ачылды.

«Бакый Урманче бу циклда барлыгы унике картина ясаган. Алар Третьяков галереясендә дә куелган булган, ләкин җәмәгатьчелеккә бары тик унбер картинасы гына күрсәтелгән. Цензура аша узмаган, дигән имеш-мимешләр йөри. Чынлыкта, галереядә күп картина булу сәбәпле, ул сыймыйча калган һәм дөньяга чыкмаган», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Галиева.

ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина рәсемнәрнең 1980 еллар тирәсендә акварель белән ясалганын, аларның төп нөсхәләре Милли музей фондында саклануын әйтте. «Казанда бу рәсемнәр киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Күргәзмә беренче сентябрьгә кадәр дәвам итә», — диде ул.

Айгөл Галиева сүзләренчә, Бакый Урманче Габдулла Тукай иҗатына беренче тапкыр 1923 елда мөрәҗәгать иткән һәм аның Тукайга багышланган меңнән артык рәсеме бар.

«Тукайның әсәрләре аша балаларыбыз татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнә. Казан халкы һәм башкалабызга килгән кунаклар шушы картиналар белән таныша ала. Шунлыктан, күргәзмә өчен бу урын уңышлы сайланган дип саныйм», — диде Казан метрополитенының хәрәкәт һәм керемнәр хезмәте директоры Элина Никифорова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*