tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Сандугач-Соловей» вокалистлар конкурсы дәвам итә
Казанда «Сандугач-Соловей» вокалистлар конкурсы дәвам итә

Казанда «Сандугач-Соловей» вокалистлар конкурсы дәвам итә

2 мартта IV «Сандугач-Соловей» Халыкара вокалчылар конкурсының беренче көне узды. Бәйгедә якын һәм ерак чит илләрдән килгән 200ләп кеше катнаша. Быел конкурс катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булу белән дә сөендергән.

Бүген тыңлауларның икенче көне уза.  Иртәгә «Сандугач-Соловей» Казан дәүләт мәдәният институтының зур залында үтәчәк Гала-концерт белән тәмамланчак. Анда бәйгедә катнашучыларның иң яхшы чыгышлары яңгыраячак. Шулай ук җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Искәртеп узабыз: бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты карамагындагы Мәдәнияткә ярдәм фонды, Казан дәүләт мәдәният институты гамәлгә куйган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*