tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Сәмрух» премиясенең юбилей тантанасында «Сәләт» яшьләрен бүләкләделәр
Казанда «Сәмрух» премиясенең юбилей тантанасында «Сәләт» яшьләрен бүләкләделәр

Казанда «Сәмрух» премиясенең юбилей тантанасында «Сәләт» яшьләрен бүләкләделәр

19 февральдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә V «Сәмрух-2019» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тапшырылды.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов зур бәйрәм булсын өчен, бергә җыелуларын, бергә фикер йөртүләрен, үсеш кичерүләрен әйтеп узды. «Инде бишенче мәртәбә иң акыллы, иң җитезләрне алкышлыйбыз. Сайлап алу бик көчле. Аккош оясында аккош туа, диләр. Әти-әниләргә шундый зирәк балалар биргән өчен рәхмәт», — диде ул.

«Ел сәлкеше» — Рәлинә Фәвәрисова, «Ел әйдаманы» — Гөлназ Гатина, «Ел өлкән әйдаманы» — Зәринә Хәлилова, «Ел директоры» — Алсу Ганиева булды, «Ел кулдашлары» исеменә Әдилә Камалова белән Илнур Зиннәтов ия булды, «Ел клубы» нда Сәләт-Яшел Үзән клубы җиңде.

Яңа уйлап табылган номинациянең исеме — «Форум башҗитәге». «Иллеләп кеше урын тотты. Үрнәк, яхшы абый, үз эшенең остасы булырга тиеш иде ул кеше. Аның исеме — Рәфис Хәлилов», — диде «Сәләт» нең унынчы президенты Игорь Смирнов.

«Ел аланы» номинациясендә беренче урынны «Сәләт Яр Чаллы» аланы алды. Татарстан Яшьләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Сәләт» не яшәү һәм фикерләү рәвеше икәнен, яңа дуслар табу мохите һәм «үзеңдә булган сәләтләрне ачу» дип белдерде. «Талантлы яшьләргә шартлар булдыру — төп максатыбыз. „Сәләт“ теләсә кайсы кешегә үз-үзен яхшырак белергә ярдәм итә», — дип сөйләде ул.

«Сәләт җырлый» номинациясендә катнашкан җырларга «ВКонтакте» социаль челтәрендә тавыш биргәннәр. Барлыгы ундүрт мең кеше катнашкан. Җиңүче — «Сәләт дөньясы» җыры белән Миләүшә Гомәрова һәм Әдилә Камалова. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова беренче көннәрдән үк «Сәләт» белән бергә булуын сөйләде. «Сәләтне җырсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Яшь башкаручыларның иҗат юлын нәкъ „Сәләт“ билгеләде», — диде җырчы Илназ Сафиуллин.

Җиңүчеләргә дипломнар, Сәләт партнерларының истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краудфандинг кушымтасында тупланган акчалата бүләк тапшырылды.

Оештыручылар быел конкурска 67 гариза кабул ителүен, номинацияләр санын унөчкә кадәр җитүен сөйләде.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*