tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Казанда “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Казанда “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Бүген Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгресс үткәргән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйге 2022 елның 16 нчы сентябреннән алып 5 нче октябрьгә кадәр дәвам итте.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесенә Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Буа, Актаныш, Әгерҗе, Кукмара, Чистай, Саба, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Яңа Чишмә районнары, Россия төбәкләреннән – Киров, Әстерхан, Ульяновск, Омск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикаларынан эшләр җибәрделәр.

Бүләкләү тантасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров,Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

Данис Шакиров җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Ул укытучы һөнәре һәрвакыт хөрмәткә лаек булырга тиеш икәнен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры үзенең чыгышы вакытында мөгалимнәр балаларга тормышта үз юлын табарга, сәләтләрне ачарга, чын шәхес тәрбияләргә ярдәм итә диде.

-Һәр кешенең тормышында укытучы аерым бер урынны алып тора.Чөнки сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә.

Ул бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әгерҗе районыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хуҗина да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

-Әгәр кеше укытучысына хөрмәт белән карый икән, димәк ул туган теленә, туган иленә һәм әти-әнисенә дә шундый ук мөгалләмәдә булачак. Үзеңнең укучыларыңның уңышларын күрү шундый зур шатлык . Әлеге бәйгене оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтемне белдерәм.

Бүләкләү тантасында шулай ук Резеда Төхфәтуллина, Миңгол Галиев, Резидә Шәрәфиева һ.б. чыгыш ясады.

Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*