tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкләрдәге татар журналистлары ТатTVR кушымтасы турында: Татарстанга тагын да якынаябыз
Төбәкләрдәге татар журналистлары ТатTVR кушымтасы турында: Татарстанга тагын да якынаябыз

Төбәкләрдәге татар журналистлары ТатTVR кушымтасы турында: Татарстанга тагын да якынаябыз

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчеләре белән очрашуда Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары Татарстанда республика теле- һәм радиоканалларын берләштергән ТатTVR кушымтасы белән танышты.

Свердловск өлкәсендә чыга торган «Саф чишмә» газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллина бу кушымта турында яңа гына белгән, шунда үзенең телефонына урнаштырган.

«Мин татарлар белән күп аралашам. Татарча телеканалларны яратып карыйлар, әмма төрле авырлыклар килеп чыккан очраклар да бар. Халык өчен «Күңел», «Тәртип» радиолары да кызыклы. Халык Татарстан белән бер дулкында яшәргә тырыша. Бу кушымта кайбер проблемаларны хәл итәр дип уйлыйм. Без бу кушымта турында халыкка да хәбәр итәрбез, аның аша Татарстанга тагын да якынаербыз кебек», – диде ул.

Башкортстандагы «Туган тел» телеканалында «Ихлас балкыш» тапшыруының алып баручысы Гөлшат Сафина фикеренчә, бу кушымта – татар телевидениесе һәм радио өчен әйбәт яңалык.

«Эш урынында төрле сайтлар аша татарча радиоларны тыңлыйм. Эзләү юлына радио исемен язгач, ни өчендер үз сайтлары беренче булып чыкмый. Сайтлар аша тыңлаганда авырлыклар туа. Бу кушымта бик уңайлы дип уйлыйм. «Туган тел» телеканалын да кушымта аша карап булса, әйбәт булыр иде», – диде ул.

ТатTVR бердәм платформасы кушымтасында 10 ресурс: 5 телеканал һәм 5 радиостанция тәкъдим ителә. теле- һәм радиоканалларының бердәм платформасы Smart TV – интернетка чыга ала торган телевизорларда да эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*