tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда шигърият бәйрәме узды
Казанда шигърият бәйрәме узды

Казанда шигърият бәйрәме узды

Татар халкы – зыялылар, яшьләр, балалар, әбиләр һәм бабайлар, бүген барысы да көндезге сәгать 12 дә, һәрвакыттагыча, Тукайны зурлап, аның шәһәр үзәгендәге һәйкәле янына җыелды. Биредә шигүрият бәйрәме уза. Төрле буын каләм ияләре үз иҗатларын сөйләп, Тукай карышнда сынау тота сыман.

Шигърият бәйрәмендә иң көчле, иң үткен шигырьләр яңгырый. Быел да шулай булды. Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, яшь шагыйрьләрдән Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар мәйданга җыелучыларга үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыды.

Тукай туган көнне хөрмәтләп, шигърият бәйрәменә Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Карачай-Черкессиядән дә каләм ияләре килде. Шагыйрь һәйкәле янында алар да шигырьләр сөйләде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Тукайның тууына 133 ел булу уңаеннан оештырылган чаралар иртәгә шагыйрьнең туган ягында дәвам итәчәк.

Арча

27.04.2019/09.45 – Тукайның туган ягында – Арчада кунаклар каршылау
27.04.2019/10.30 – Яңа Кырлай авылында бәйрәм тантанасы
27.04.2019/12.00 – Кырлайда Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу
27.04.2019/12.15. – Кырлайда Г.Тукай музеенда экскурсия
27.04.2019/ 13.20 – Кырлайда Сәгъди йортында экскурсия
27.04.2019/15.30 – Кушлавыч авылында Г.Тукай музей-йортында экскурсия
27.04.2019/17.15 – Г. Тукайның әтисенең каберен зиярат кылу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*