tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Такташ һәйкәле янында шигырь кичәсе узды
Казанда Такташ һәйкәле янында шигырь кичәсе узды

Казанда Такташ һәйкәле янында шигырь кичәсе узды

27 июньдә Казанда Һади Такташ һәйкәле янында иҗади перформанс узды. Төрле буын шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укыды. Иҗади кичәне «Идел» журналы, Татар китабы йорты һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырды.

«Без бүген Такташны искә алырга, аның бәйрәмен үткәрергә җыелмадык. Без Һади Такташ һәйкәле янына монда чаралар күп булмау сәбәпле һәм әлеге урынны да үзебезнеке итәр өчен җыелдык. Без шигырьләр тыңларбыз, шагыйрьләр шигырьләрен укырлар. «Идел» журналы, Татар китабы йорты, «Татмедиа», Язучылар берлегенең һәм башкаларның бер зур фикере: «Казан – ул шагыйрьләр шәһәре һәм Казанның һәр мәйданында шигырь, татар сүзе яңгырарга тиеш», – диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан һәйкәл янында яшь, урта һәм өлкән буын шагыйрьләре җыелган иде. Алар – Газинур МоратРәмис АймәтНәҗибә СафинаФәнил ГыйләҗевИлсөяр ИхсановаРифат СәлахГүзәл ЗакироваМиляүшә ГафуроваАлинә Хәбибуллина һәм башкалар.

«Казанда шагыйрьләргә, язучыларга һәйкәлләр бар, шуңа да безнең мондый очрашуларны даими рәвештә эшлисе килә. Ә беренче очрашуны Һади Такташ һәйкәле яныннан башларга булдык», – диде «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Шигырь кичәсендә тамашачылар күп булмавы күзгә ташланды. «Такташ һәйкәле янына килеп, шигырь укыган юк иде. Бу зур эшнең башы гынадыр дип уйлыйм. Әгәрдә инде иртәгә Корбан гаете булмаган булса, монда халык шыгрым булыр иде. Чөнки безнең халык Такташны бик ярата, авторитет дип саный. Такташның дәвамчылары бүгенге иң яшь шагыйрьләр арасында да бар дип беләм мин», – дип аклады халыкның шигырь кичәсендә юклыгын Газинур Морат.

Кичәдә «Идел» яшьләр үзәге «Иделем акчарлагы» бәйгесе турында игълан да ясады.

«Әлеге бәйге май аенда ук старт алды. Быел ул 23 нче тапкыр үтәчәк. Бәйгегә поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты номинацияләрендәге эшләрне җибәрергә була. Эшләрне 30 сентябрьга кадәр кабул итәбез. Нигезләмә белән тулырак безнең сайтта, ВКонтакте төркемендә танышырга була. Быел бәйгегә үзгәреш кертелде. Эшләр ике яшь категориясендә кабул ителә: 14-17 яшьтәгеләр һәм 18-30 яшькә кадәрге авторлар», – диде «Идел» яшьләр үзәгенең вәкиле.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*