tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узачак
Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узачак

Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узачак

7 майда Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирны ТР Диния нәзарәте ярдәме белән Татарстан Республикасы джиу-джитсу федерациясе оештыра. Ярышлар Айрат Кәлимуллин исеме белән аның күренекле спорт һәм тренерлык казанышлары истәлегенә аталган.

Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Ярышларда катнашу өчен бөтен Россиядән джитсерлар – 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк, джиу-джитсу буенча 1 разрядтан түбән булмаган квалификациягә ия ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе шартларын үтәгән очракта, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр «Россиянең спорт мастеры» спорт исемен, 2 һәм 3 урын ияләре «спорт мастерына кандидат» спорт разрядын алу хокукына ия булачак.

Спортчылар көрәш, файтинг, не-ваза и дуо-систем бүлекләрендә көч сынашачак. Көрәш шушы авырлык категорияләрендә узачак: ир-атлар – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 килограммга кадәр, 94 килограммнан артык; хатын-кызлар – 45 кг, 48 кг, 52 кг, 57 кг, 63 кг, 70 килограммга кадәр, 70 килограммнан артык.

Катнашучыларны үлчәү 6 майда 15:00 сәгатьтә «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Отрадная урамы, 42) башланачак. Ярышлар 7 майда 9:00 сәгатьтә «Ак барс» көрәш сараенда башлана. Тантаналы ачылыш – 13.00 сәгатьтә.

Айрат Дамир улы (30.04.1961  23.03.2022) – ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. СССРның җыелма командасын “ихтыярый уеннарга” (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, БГӘ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Кәлимуллинның 2022 елда озакка сузылган авырудан соң вафат булуы Татарстан өммәте өчен авыр югалту булды. Аның укучылары Халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия данын яклауны дәвам итә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*