tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы үтте
Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы үтте

Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы үтте

29 апрель Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы үтте. Сәнгать ярышына Ульяновск өлкәсеннән, Татарстан, Чуашстан республикаларыннан төрле коллективлар һәм җырчылар җыелган иде. Аларны Чынлы муниципаль районы башлыгы Геннадий Макар улы Мулянов сәламләп, үзешчәннәргә милли мәдәниятне үстерүдәге тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Әлеге чарада катнашучыларның яше чикләнмәгән, алар барысы дүрт номинациядә көч сынашты. Чараны оештыручы, район автономиясе рәисе Тәлгать Идиятуллов белдергәнчә, быел 17 нче тапкыр уза торган фестивальдә 200 гә якын узешчән сәхнә остасы чыгыш ясады.

Автор:  Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*