tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды
Азнакайда Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды

Азнакайда Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды

Шәүвәл аеның 9 нчы көнендә (29 апрельдә) Татарстанның Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында алтынчы тапкыр Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды. Бәйгене Татарстан мөфтияте, Көньяк-көнчыгыш төбәк казыяты, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте, Шакировлар гаиләсе оештырды. Бәйгенең төп максатларының берсе булып иң яхшы Коръән-хафизны ачыклау, Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тотты.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр дүрт номинациядә ачыкланды:
– Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү;
– Коръәннең соңгы сигез җүзен яттан белү;
– Коръәнне тулысынча яттан белү (хифз);
– Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән мүсхәфтән уку (тиләвәт). Соңгы номинациядә Коръәнне татар мәкаме белән укыган өчен өстәмә баллар каралган иде.

Бәйгедә катнашучы 50 дән артык кеше – Казан, Түбән Кама, Чистай һәм Ульяновск шәһәрләреннән, Татарстанның Кукмара, Мөслим, Балтач, Ютазы, Әгерҗе, Биектау, Лениногорск, Бөгелмә, Лаеш, Тукай районнарыннан. Аларның белемнәрен КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге  мәртәбәле жюри бәяләде.  Бәйгедә җиңүчеләр – кыйммәтле бүләкләр һәм призлар, ә барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*