tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Яңа татар зиратында Остазларны искә алу көне узды
Казанның Яңа татар зиратында Остазларны искә алу көне узды

Казанның Яңа татар зиратында Остазларны искә алу көне узды

Бүген, шәүвәл аеның 12нче көнендә (2нче майда), мөселман дин эшлеклеләре, имамнар, мөгаллимнәр, зыялылар, киң татар җәмәгатьчелеге Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды. Алар арасында – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Дога кылу мәрасименә килүчеләрне әлеге чараны 1998 елдан бирле оештырып килүче, искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче, исламны кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Быел 25нче тапкыр уздырылган искә алу чарасында Чувашия Республикасы, Киров, Ульяновск өлкәләреннән дә дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре, күпләгән иҗат әһелләре, мәрхүмнәрнең туганнары, хезмәттәшләре, аларның юлын дәвам итүче имамнар бар иде. Барлыгы 50дән артык кеше. Шул рәвешчә, оештыручылар аллеялар буйлап узганда фидакарь шәхесләрнең исемнәрен хәтердә яңартырга ярдәм итте.

Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта ике тапкыр өмә үткәрелде. Өмәләрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния Нәзарәте коллективы, дин әһелләре, “Мөхәммәдия” һәм Исламны кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәләре шәкертләре, мәдәният хезмәткәрләре зиратны һәм каберләрне чүпләрдән чистартып, чардуганнарны төзекләндереп һәм буяп, тәртипкә китерде.

Бүген Остазлар көнендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга зиярәт кылу барышында татар дөньясында билгеле шәхесләрнең каберлекләренә куар-кодлы табличкалар кую проекты тәкъдим ителде. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе, Казанның “Ал мәчет” имам-хатыйбы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарафыннан тормышка ашырыла. Заманча технология ярдәмендә зиярәт итүчеләр шәхесләр турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булачак. Очрашуда шулай ук репрессия корбаннары булып ахирәткә күчкән, каберләре билгесез затларны (Шәһретдин Шәрәф, Кәрим Тинчурин, Һади Атласи, Мөхәммәдсадыйк Имнколый һ.б.) туктап искә алу өчен бер билге кую тәкъдимнәре җиткерелде. Моннан тыш, иске кабер ташларын саклау урынын булдыру мәсьәләсе күтәрелде.

Остазларны искә алу көнендә катнашучылар Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Миркасыйм Госманов һ.б. рухына Коръән укып дога кылды. Аннары күренекле дин әһелләре Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, шулай ук Исмәгыйль хәзрәт Мөштәриев, Әхмәтһади Максуди, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов каберләренә туктап дога кылынды. Болар һәммәсе дә һәр татар кешесенең күңеленә иң якын шәхесләр, күп дин әһелләренең тормышларында якты эз калдыручылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында йөзгә якын дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*