tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли
Милли музейда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли

Милли музейда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли

Татарстан Милли музеенда татар композитор-фронтовиклары – Фәрит Яруллин, Мәсгүт Латыйпов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйповның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды.

«Аерым экспозициядә композитор Фәрит Яруллинның фотоларын, хатларын күрә аласыз. Анда ул сугыш кырындагы хис-кичерешләрен чагылдыра. Шулай ук, үзенчәлекле документ та бар. Язмада 1941 елда композиторның «Шүрәле» балетын яңадан эшкәртә башлавы, әсәрне торгызуы турында сүз алып барыла. 1945 елның мартында әлеге балет Казан дәүләт опера һәм балет бинасында сәхнәләштерелә», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә фәнни экспозицияләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, һәр композитор сугыш кырында ансамбль яки оркестрда җитәкчелек иткән. «Мәсәлән, Мәсгүт Латыйпов. Биредә аның фотосы да урын алган. Музыка уен кораллары арасында иң киң таралганнары гармун, домбра, мандолина, скрипка була. Шушы уен коралларын да күрергә мөмкин», – дип таныштырды ул.

«Һәр экспонат Татарстан Милли музеенда саклана. Аларның барысы да монда урын алмады. Әйтик, Яруллиннар – берничә буын музыкант, аларның зур гына коллекциясе бездә тупланган. Калган экспонатлар мәдәният эшлеклеләре һәм артистларның коллекциясендә сакланган, шулай ук Татар дәүләт академия театры архивыннан безгә эләккән. Ноталарны музейга радиокомитет тапшырган булган», – дип аңлатты музей хезмәткәре.

Күргәзмәдә Мәсгүт Латыйпов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакировның ноталары, әсбаплары, фотолары бар. «Сугышка киткән иң яшь татар композиторы – Алмаз Монасыйпов. Ул 18 яше тулу белән сугыш кырына китә. Сугыштан соң «Муса Җәлил» симфония-поэмасын, «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасын иҗат итә. Композиторларның автографларын, пластинкаларын да күреп була», – диде Миләүшә Хәйруллина.

Татарстан Милли музеенда композитор Рөстәм Яхинның шәхси рояле тора. Күргәзмә ачылышында аның роялендә уйнап, сугыш чоры җырларын яңгыраттылар. Концерт программасы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгышлары белән дәвам итте.

«Рояль Рөстәм Яхинның өендә торган. Бездә концерт программалары була, һәр концертта рояльдә уйныйлар. Ул бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә», – дип өстәде Миләүшә Хәйруллина.

Концертта төрле милләт вәкилләре татар һәм рус телләрендә Бөек Ватан сугышында популяр булган һәм сугышта катнашкан композиторларның әсәрләрен башкарды.

«Без консерватория белән хезмәттәшлек итәбез. Бу – музей предметлары һәм тере музыка симбиозы. Безнең музей-фатир да күргәзмәләрне оештыруда катнаша, һәр ай саен күргәзмә ясыйбыз», – диде Нәҗип Җиһанов исемендәге музей-фатир филиалы мөдире Алексей Егоров.

  • Күргәзмә 22 майга кадәр эшләячәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*