tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ил мәйданы» әдәби очерклар конкурсы
«Ил мәйданы» әдәби очерклар конкурсы

«Ил мәйданы» әдәби очерклар конкурсы

ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең «Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасы көне уңаеннан һәм татар әдәбиятын, матбугатын ватанпарвәр рухтагы яңа әсәрләр белән баету, каләм әһелләрен иҗатка кызыксындыру, татар телендә иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында «Ил мәйданы» дип аталган әдәби очеркларга конкурс игълан итә.

Конкурска татар халкы тарихындагы мөһим вакыйгаларга, дастаннарга нигезләнгән яки тарихи шәхесләргә, татар каһарманнарына багышланган тарихи-әдәби очерклар кабул ителә. Алар моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән социаль челтәрләрдә), аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Мәйдан» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Әсәр компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш.

Конкурска килгән әсәрләрне бәяләгәндә, авторның теманы ачу тирәнлеге, конкрет фактларга нигезләнүе, дәлилләү осталыгы, образлар эшләнеше исәпкә алына.

Бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләре белән бергә «Мәйдан» журналына 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын да беркетергә тиешләр.

Премияләр

1 урын – 30 мең

2 урын – 20 мең (ике әсәр)

3 урын – 15 мең ( ике әсәр).

Конкурска эшләр 2023 елның 1 июненнән 20 августына кадәр кабул ителә. Эшләргә йомгак ун көннән дә соңга калмый ясалачак.

Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак.

Түбәндәге электрон адреска җибәрергә: [email protected]

Чыганак: maydan.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*