tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе коллективы Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады
Нәзарәт һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе коллективы Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

Нәзарәт һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе коллективы Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

28 апрель, шәүвәл аеның 8 нче көнендә, Нәзарәт һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе хезмәткәрләре Казанның Яңа бистә зиратында өмә ясады. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ислам кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Зиһаншин  җитәкчелегендә Татарстан Нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре зиратның зур өлешен рәткә китерде, каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 3 майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, биредә 50 дән артык дин әһеле, мәгърифәтчеләр һәм галимнәр җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдхади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин бар. Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына күмәкләп дога кылынды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*