Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Tat Cult Lab/Music 2021 узачак
Казанда Tat Cult Lab/Music 2021 узачак

Казанда Tat Cult Lab/Music 2021 узачак

Tat Cult Lab/Music 2021 музыкаль лабораториясе Казанда 13 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданында узачак.

Музыкаль лабораториядә һәркем катнаша ала, моның өчен 5 ноябрь, 12.00 гә кадәр профильдагы сылтама буенча гариза тутыру җитә. Лабораториядә музыкантлар, шагыйрьләр, композиторлар, саундпродюсерлар һәм җыр авторлары катнашачак, алар белгечләр ярдәмендә татар телендә яңа җырлар язачак, яздырачак һәм башкарачак.

Бу елның кураторлары: музыкант, промоутер һәм саундпродюсер Андриеш Гандрабур, музыкаль журналист Кристина Сарханянц, продюсер һәм промоутер Илья Бортнюк.

Һәр атна катнашучыларны тавыш яздыру студияләрендә эш, сәхнәдә репетицияләр, кураторлар белән видеоконференцияләр һәм музыкаль индустриянең чын профессионалларыннан лекцияләр көтәчәк.

Лаборатория отчет концерты белән тәмамланачак, яңа композицияләр җыентыгы барлык музыкаль корылмаларда 2021 елның декабрь уртасында пәйда булачак.

Национальная библиотека РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*