tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены дәвам итә
Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены дәвам итә

Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены дәвам итә

15 мартта Казанның “Корстон” комплексында  III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачылды.

Утырышты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлары, җаваплы кешеләре катнашты.

Пленар утырышның төшкә кадәр өлешендә Башкорстанның Борай районыннан эшмәкәр Илдус Фаюршин, Татарстанның Лаеш районында дөя фермасы хуҗасы Илнар Гыйрфанов, Пенза өлкәсеннән Таһир Әбдрәшитов, Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, АКШ тан килгән милләттәшебез Илдар Агиш, Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан Рамил Бахтиев, Курган өлкәсеннән Әхмәдулла Хәбибуллин, Чиләбе өлкәсе Бәгрүк-Тамак авылыннан Эльза Газизова, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Пермь краеннан Алмаз Хавиев, Башкортстанның Краснокама районыннан Айрат Зәйдуллин, Татарстанның Әгерҗе районыннан Илшат Сахипов, Чуашстандагы данлыклы Шыгырдан авылыннан Марат Айзатуллов, Самара өлкәсе Гали авылыннан Расих Латыйпов, Татарстанның Теләче районы башлыгы Илдар Низамов, язучы Ркаил Зәйдулла, Кытайдан килгән татар эшмәкәре Әхмәтҗан Ганиев, Мари иленең Медведево районы башлыгы Даил Шаһиәхмәтов чыгыш ясадылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикадан тыш урнашкан 4000 татар авылы барлыгы турында искәртте, алар арасында зур казанышларга ирешкәннәр барлыгын да ассызыклады. Президент Татарстан ягыннан ярдәм чаралары турында әйтеп залны куандырды. Киләчәктә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче махсус уку йорты булдырылачагы турында әйтте. Анда якташларгызны җибәрегез, укытыгыз, бөтен белгечне сезгә Казаннан юллап булмас диде. Россиядәге татар авылларына бүләккә 10 автобус бирелүе турында әйтелгәч, зал дәррәү кул чабып алды.

Төштән соң пленар утырыш Казан милли мәдәният үзәгендә дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*