tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе була
Казанда татар биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе була

Казанда татар биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе була

Теләгән һәр кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнеп, батлда катнаша алачак.

18 августта 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе узачак. Остаханәне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков алып бара.

«Артистлар перформанс оештыра һәм «чын егетләр» биюен күрсәтәчәк. Владислав Уткин белән Данил Исхаков арасында бию батлы узачак. Соңрак алар катнашучылар арасыннан үзләренә команда туплый. Теләгән һәр кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен генә өйрәнеп калмый, профессиональ биючеләр ярдәмендә каршы як команда белән батлда ярышачак. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music булышачак», – диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә узган ел старт бирелде, барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча барлыгы 6 остаханә оештырылды.

Остаханә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Остаханәгә керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*