tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татар дәүләт филармониясе скверында Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак
Казанда Татар дәүләт филармониясе скверында Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак

Казанда Татар дәүләт филармониясе скверында Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак

Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда татар җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак. Шул хакта тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Документлардан аңлашылганча, җырчының 2,6 метр биеклектәге сынын скверның үзәк өлешендә урнаштырырга ниятлиләр. Ул гранит плитәләр белән тышланган 5 метр биеклектәге постаментка куелачак. Моннан тыш, һәйкәл янында эскәмияләр, скульптура турында мәгълүмат була, кичке яктырту тәэмин ителәчәк.

Проектның заказчысы –  Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе. Бу елның 15 августында подрядчы билгеләнәчәк, аңа барлык эшләрне дә 2022 елның 15 ноябренә кадәр башкарып чыгу йөкләнә.

  • Рәшит Ваһапов 1908 елның 7 маенда Актук (халык телендә – Яңапар) авылында туа. Ул Түбән Новгород татар педагогика техникумында укый, аннан соң Мәскәүдә Татар опера студиясенә укырга керә. Ваһапов ике ел Мәскәү Татар мәдәнияте йортында актер булып эшли, шуннан соң Татар дәүләт филармониясенә солист булып китә. 1968 елда җырчы ТАССРның халык артисты исемен ала.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*