tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән дини тамаша күрсәтеләчәк
Казанда татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән дини тамаша күрсәтеләчәк

Казанда татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән дини тамаша күрсәтеләчәк

9 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәдрәсә — белем чишмәсе» исемле театральләштерелгән концерт күрсәтеләчәк.

«Без эстрада җырчылары шикелле шәрә кызларны биетеп, дискотека ясый алмыйбыз. Яшьләрне аздыра торган җырлар да булмаячак. Бу татар халкының гореф-гадәтләренә, пәйгамбәребез хәдисләренә нигезләнгән проект», — диде дини җырлар башкаручы, «Мөнбәр» татар-дини театрын оештыручы Ильяс Халиков «Татар-информ» агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә.

Тамашага билетлар сатылып беткән диярлек. Ильяс Халиков аларның иртәгә калмаска да мөмкинлеген белдерде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Мәдрәсә — белем чишмәсе» тамашасында Ислам диненең матурлыгы, иманлы булып яшәүнең әһәмияте күрсәтеләчәген әйтте.

«Яшьләр дә, олылар да үзебезнең милли, дини гореф-гадәтләребезне оныталар һәм чит гадәтләргә ияреп яшиләр. Халкыбызга рухи һәм милли традицияләребезне җиткерү өчен без төрле ысулларны кулланырга тиеш. Коръәндә „Дингә хикмәт һәм матур үгет-нәсыйхәт белән чакырыгыз“ дип язылган. Шушы проектта тамашачылар динебезнең һәм милләтебезнең гореф-гадәтләре белән таныша», — диде Нияз хәзрәт Сабиров.

Оештыручылар сүзләренчә, тамаша «Мәдрәсә — белем чишмәсе» дип аталса да, ул дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре өчен түгел, халык өчен куела. Алар дин турындагы сүзләр сәхнәдән яңгыраса, халыкка үтемлерәк булып ирешер дип өметләнәләр.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*