tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яз гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды
«Яз гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

«Яз гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

«Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесендә Казан Федераль университеты студенты Айгөл Шакирова җиңде. Биредә финалга чыккан сигез югары уку йортыннан ун кыз катнашты.

«Күңел тулды. Залда утыручы әти-әниемә, апама зур рәхмәт! Дусларыма рәхмәт», — диде Айгөл Шакирова.

Җиңүче исемен Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов атады. Яз сылуын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимияте, Казан дәүләт энергетика университеты хезмәткәрләре һәм блогерлардан торган жюри сайлады. “Яз гүзәле” бәйгесендә жюри әгъзасе буларак шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең Башкарма директоры Гыйниятуллина Гүзәлия Шамил кызы катнашты.

“Яз гүзәле” бәйгесенең финалы алдыннан катнашучы кызлар Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Гыйниятуллина Гүзәлия Шамил кызы һәм Республикакүләм “Татар кызы 2021” бәйгесе җиңүчеләре Айгөл Котдусова һәм “Казан гүзәле 2021” Илүзә Мәгъсумова белән очраштылар. Дирекция “Татар кызы” бәйгесе белән таныштырды, кызларга үз киңәшләрен бирде. Быелгы “Яз гүзәле” җиңүчесе Республикакүләм “Татар кызы 2022” бәйгесенең финалында катнашачак.

Финалдагы һәр кыз чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр алды. Быел «Яз гүзәле» бәйгесе уникенче тапкыр үтте. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*