tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Әдилә Усманова «Сандугач-соловей» VIII Халыкара вокалчылар конкурсында лауреат исеменә лаек булган

ВИДЕО: Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Әдилә Усманова «Сандугач-соловей» VIII Халыкара вокалчылар конкурсында лауреат исеменә лаек булган

Сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, солист-вокалчыларның башкару осталыгын камилләштерү, шулай ук педагоглар, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе оешмалары һәм мәгариф оешмалары арасында иҗади элемтәләрне ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык җырлау кафедрасы мөдире Венера Ганиеваның  «Сандугач-соловей»VIII Халыкара вокалчылар конкурсында Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Әдилә Усманова III дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булган.

Монреаль шәһәренең “Мирас” Татар мәдәнияте үзәге милләттәшләребезгә сәнгать белән шөгыльләнергә һәм яңа иҗади үрләрне яуларга ярдәм итә.

“Канаданың татар сандугачы” Әдилә Усманованың остазы – вокал укытучысы Камилә Фасхутдинова. Ул үзе Узбәкстаннан, милли жырлар белән кызыксына, аларны балаларга өйрәтә, укучылары белән берлектә төрле фестивальләрдә катнаша, татар җырларын, татар мәдәниятен популярлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*