tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең программасы игълан ителде
XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең программасы игълан ителде

XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең программасы игълан ителде

ТР мәдәният министрлыгында Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Конференциядә катнаштылар: ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, “Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев һәм Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов.

2021 елның 7-13 июнендә Казанда Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 25 театр катнаша.

“Узган елгы “Нәүрүз” фестивале Башкортостан республикасы мәдәниятенә багышланган булса, быел фестиваль заман төрки халыклары театр сәнгатен яктырта. Фестивальдә Хакасиядән ике театр, Алтай һәм Тыва театрлары катнаша. Фестиваль репертуары күптөрлелеге белән аерылып тора: монда бөтендөнья классикасы да, этник мәсәлләр дә, заман дараматургиясе дә бар. Фестивальдә барлыгы 500дән артык кеше катнашачак,”- дип сөйләде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

«Фестевальне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән туган телләр һәм милләтләр елында үткәрү бик күркәм күренеш. Төрки халыкларының “Нәүрүз” театр фестивале – аралашу, ярышу мөмкинлеге генә түгел, ә тамырларыбызга мөрәҗәгать итү, төрки халыкларының бөтен театр оешмалары өчен дә актуаль булган уртак приципларны барлау», – дип ассызыклады ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры. Спектакльләр, шулай ук, Кабан күле яры буенда да уйналачак. Билетларны кассалардан, театр сайтларыннан һәм билет таратучылардан сатып алырга мөмкин.

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*