tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татарстан мөфтияте мөселман яшьләренең кышкы форумы үтә
Казанда Татарстан мөфтияте мөселман яшьләренең кышкы форумы үтә

Казанда Татарстан мөфтияте мөселман яшьләренең кышкы форумы үтә

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чараларның берсе булып тора.

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза. Унөченче тапкыр оештырыла торган Форумда 60 егет һәм 60 кызның катнаша. Әлеге җыеннар мөселман яшьләренең дини белемен арттыру, әхлагын камилләштерү, аларны рухи кыйммәтләргә, татар халкы традицияләренә карата игътибарын һәм хөрмәтен арттыру ниятеннән оештырыла.

Форумны Мөслимәләр җыены башлап башлап җибәрде, һәм ул 23 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 18-30 яшьлек кызлар катнашында уза. Алар Казан, Мәскәү, Чиләбе, Уфа, Оренбург, Самара һәм башка төбәкләрдән җыелды. Алар өчен Казаннан ерак булмаган ял базасында рухи яктан үсүгә, дини-әхлакый яктан камилләшүгә, физик яктан чыныгуга юнәлдерелгән эчтәлекле программа каралган. Форумда катнашучылар Коръәндә исемнәре аталган хатын-кызлар (Фиргавен хатыны Асия, Ибраһим, Нух, Йосыф, Әюб пәйгамбәрнең хатыннары) турында лекцияләр тыңлаячак.

Мөслимәләрнең эстафетасын 26-30 гыйнварда егетләр кабул итәчәк һәм Болгар ислам академиясе базасында җыелачак. Анда спикерлардан Татарстан һәм Дагыстанның дин белгечләре чыгыш ясаячак. Форумда катнашучылар мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары хакында дәрес алачак. Ир кешенең үзе, гаиләсе һәм мөселман өммәте алдындагы бурычлары буенча фикер алышулар узачак. Форумда мөселманнарга мөнәсәбәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ карата әхлакый сыйфатлар, балалар, хәләл җефете һәм әти-әниләр каршындагы вазыйфалар һ.б. мөһим темалар күтәреләчәк.

Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, “бау” квестлары, шулай ук тимбилдинг көтә, ул катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Белем алудан тыш, яшьләр 3 мәйданчыкта ял итә алачак: аларны кинозал, чаңгыда йөрү, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап рәвешендә аралашу көтә.

Шунысы мөһим: әлеге форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Коронавирус һәм сулыш юллары авыруларын таралуны булдырмау максатыннан, оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары күрелә: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена кирәк-яраклары әзерләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*