tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы старт алды
Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы старт алды

Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы старт алды

Бүген Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы башлана. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашуы көтелә.

Бүген катнашучылар өчен Яшел Үзән муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

22 ноябрь көнне «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак.

Эшмәкәрләр өчен башка кызыклы чаралар да каралган. 21 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен), Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган. Чаралар «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*