tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәтәчәк
Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәтәчәк

Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәтәчәк

20 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының төп сәхнәсендә «ТАТ- АРС-ТАН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең Гала-концерты узачак. Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәтәчәк!

Җиңүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын кызыклы һәм иҗади программа көтә: сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Хәзинәләр утравы» аниматорлары һәм «Шаян ТВ»телеканалы катнашында өстәл һәм интерактив уеннар.

Зур концерт программасында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәгеТатарстан Республикасы Дәүләт камера хоры,  Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнашачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры җиңүчеләр белән бергә “TAT- АРС-ТАН” конкурс хәрәкәтенең гимнын башкарачак.

«180дән артык балалар-яшүсмерләр конкурсы лауреаты призлы урыннар өчен көрәште. Конкурсның сайлап алу туры югары профессиональ дәрәҗәдә узды. , 7 яшьтән алып  20 яшькә кадәрге яшь талантлар  яхшы әзерлек дәрәҗәсе белән шаккаттырды. Яңа буын үсеп килүенә,  яңа талантлар барлыкка килүенә шатбыз. Республикабызның төрле почмакларында яшәүче талантларга ярдәм итүне дәвам итү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге директоры, конкурсның жюри әгъзасы Артур Минһаҗев.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*