tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Таяк тартыш” милли спорт төре буенча турнир узачак
Казанда “Таяк тартыш” милли спорт төре буенча турнир узачак

Казанда “Таяк тартыш” милли спорт төре буенча турнир узачак

19 мартта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Муса Җәлил истәлегенә  “Таяк тартыш” уены буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак. Ярышларда 12 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашачак. Оештыручылар сөйләвенчә, турнир ачык статуска ия. Анда Казан шәһәреннән 50дән артык спортчы көтелә.

Турнирны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мас-рестлинг Федерациясе оештырды. Турнирның төп максаты – традицион мәдәниятне саклау һәм татар халкының милли спорт төрләрен һәм уеннарын үстерү. Ярышлар 09:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 12:00 сәгатькә планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*