tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ТР Фәннәр академиясенең беренче Президенты хөрмәтенә «Мансур Хәсәнев урамы» барлыкка киләчәк
Казанда ТР Фәннәр академиясенең беренче Президенты хөрмәтенә «Мансур Хәсәнев урамы» барлыкка киләчәк

Казанда ТР Фәннәр академиясенең беренче Президенты хөрмәтенә «Мансур Хәсәнев урамы» барлыкка киләчәк

Казанның Совет һәм Идел буе районнарының яңа төзелә торган сигез урамына исемнәр бирелде. Тиешле карарлар Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Шулай итеп, Совет районында галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең беренче Президенты хөрмәтенә «Мансур Хәсәнев урамы» барлыкка киләчәк. Ул Гадел Кутуй һәм Гвардия урамнары янында урнашкан. «Семейный» торак массивындагы яңа төзелә торган урам «Новогодняя урамы» дип аталачак.

Шулай ук, Казанның адреслы планына һәм шәһәр урамнары исемнәре реестрына Идел буе районы урамнары кертеләчәк. «Юбилейная станциясе» торак комплексында «Ярышлар урамы» барлыкка киләчәк, ә «Брайт Парк» торак массивы территориясендәге беренче урамны «Сәйяр урамы», икенче урамны «Шифа урамы», өченче урамны «Галәм урамы», дүртенче урамны «Самоцветная урамы» һәм бишенче урамны «Лепестковая урамы» дип атап йөртәчәкләр.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*