tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Туган тел көне” уңаеннан шигырь бәйрәме узды
Казанда “Туган тел көне” уңаеннан шигырь бәйрәме узды

Казанда “Туган тел көне” уңаеннан шигырь бәйрәме узды

Бүген, 26 нчы апрельдә, көннең икенче яртысында, Кырлай авылында бөек шагыйрь Г.Тукайга багышлап узган чарадан соң, татар зыялылары Казан үзәгендә җыелды. Биредә шагыйрьнең һәйкәле янында, һәр елдагыча, шигырь бәйрәме үткәрелә.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Мәйданга җыелаан татар зыялылары Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мәйданга җыелган халыкны “Туган тел көне” белән котлап, сүзен шагыйрьнең “Туган тел” шигырендәге юллар белән башлый. “Бүген иртәдән үк, бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы Тукаена рәхмәт йөзеннән, аның шигырьләрен укый, һәйкәленә чәчәкләр сала. Бөек шагыйребез белән бәйле рәвештә, телебезне, милләтебезне саклап калу өчен, күп төрле чаралар уза. 8 миллион татар өчен бу бик мөһим  көн,”- дип билгеләп узды Васил Шәйхразыев.

Вице-премьер шигырь бәйрәменә җыелган халыкка быелгы Тукай премиясе лауреатларын да  игълан итте. Әлеге мәртәбәле исемгә Г. Камал театрының танылган артисты Дания Нуруллина, язучы Факил Сафин һәм рәссам Григорий Эйдинов лаек булды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*