tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда укучылар һәм иҗади шәхесләр арасында «Аулак өй – баттл» әдәби бәйгесе була
Казанда укучылар һәм иҗади шәхесләр арасында «Аулак өй – баттл» әдәби бәйгесе була

Казанда укучылар һәм иҗади шәхесләр арасында «Аулак өй – баттл» әдәби бәйгесе була

Проектның максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «5 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе узачак. Чара Чара «Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» кысаларында үткәрелә.

  • Проектның максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын шагыйрәләр хакында мәгълүмат бирү, иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән аларның иҗатына бәя, хәер – фатиха алуга ирешү, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова (Җиһаншина) 2017 елдан «Үз өем» электрон журналын нәшер итә. Журналның күпсанлы сәхифәләр арасында «Китап киштәсе» дигәне дә бар. Әлеге сәхифә кысаларында шагыйрәләр белән «Аулак өй» оештыру традициягә әверелә.

«Аулак өй – баттл» проектына нигез 2018 елда шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнара Җәлилова һ.б. катнашында салынды һәм ай саен даими рәвештә үткәрелә башлый.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында проектка укучы балаларны (яшь буынны) күбрәк җәлеп итү максатыннан, 180нче күппрофильле полилингваль гимназия базасында Мәскәү кунагы, популяр җырлар авторы Зәлия Нуриәхмәтова, Өфе каласыннан Люция Әблиева, Кукмарадан Суфия Мостафина, Апастан Альбина Бәширова, олпат шагыйрәләребез Нәҗибә СафинаШәмсия ҖиһангироваФәйрүзә Мөслимовалар катнашында старт алды.

«Һәр «Аулак өй – баттл»да йөзгә якын катнашучыларыбыз белән бергәләп, кулга китап алып, татар әдәбияты классикларын өйрәндек. Чаллы шәһәрендә проектны гамәлгә куярга Татарстан язучылар рәисе урынбасары, язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Факил Сафин, Мамадышта Минневәрис Мингалиев (Вәрис Гали), Әлмәттә узган зона ярышларында редактор, мөгаллим, язучы Рәфкать Шаһиев кебек җирле каләм ияләре ярдәм итте», – диде Сәрия Закирова.

Программада:

9.30-10.00 кунаклар каршы алу, «Аулак өй-баттл»ның видео презентациясе;

10.00-11.00 укучылар һәм иҗади шәхесләр арасында «Аулак өй – баттл»- әдәби бәйге;

11.00-12.00 фикер алышу, сорауларга җаваплар;

Чара 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*