tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале старт алды!
Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале старт алды!

Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале старт алды!

Мәркәзебезнең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда бәйрәм гөрли. Биредә “Уйнагыз, гармуннар” фестивале старт алды.

Кунаклар өчен бай күңел ачу программасы әзерләнгән. Татарстанның 43 районыннан 100дән артык гармунчы үз иҗатын тәкъдим итә, алар арасында республиканың фольклор җыр һәм бию ансамбльләре дә бар.

Бәйрәм мәйданында Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев катнашында концерт та планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, чара ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне үстерү республика үзәге тарафыннан оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*